Фәнис Яруллин - шагыйрь, язучы, драматург |
|
|
|
Пәнҗешәмбе, 09 Февраль 2012 | Караулар : 14240 |
|
Фәнис Гатаулла улы Яруллин (9 февраль, 1938 ел, Татарстан, Баулы районы, Кызылъяр авылы) — татар шагыйре, язучы һәм драматург.
Ул, мәҗбүри гаскәри хезмәттә чагында фаҗигагә очрап, гомергә аяклары йөрмәс хәлдә калган авыр язмышлы шәхес. Ләкин, үзенең фаҗигый хәленнән күңелен төшермичә, бөтен ихтыярый көчен җигеп, тормышта үз урынын үҗәтләнеп эзләгән һәм аны тапкан бәхетле кеше дә. 1963 елда экстернат тәртибендә имтиханнар биреп, әүвәл урта белем, соңрак читтән торып укып, югары белем алуга ирешә. Иң мөһиме – күңеле төбендә яшеренеп яткан иҗади сәләт һәм омтылышларын максатчыл рәвештә үстерә барып, дөньяви хезмәтнең дә иң четереклесен – кешене гомере буена борчулы, тынгысыз тормышка дучар итә торганын – язучылык эшен сайлый. Ни хикмәт, бу юлда да Ф.Яруллин үзен сынатмый, табигатенә хас үҗәтлек белән үр артыннан үрләрне яулый бара. Бүген халкыбызга танылган абруйлы каләм иясе, дистәләгән повесть һәм хикәяләр, йөзләгән шигырь һәм поэмалар, балладалар, театр сәхнәләрендә уңыш казанган пьесалар авторы. Фәнис Яруллин – Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге һәм М.Җәлил исемендәге бүләк лауреаты. |
Артка
|